«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр блокадалы Ленинградта яшәүчеләр турында фильм карадылар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Балаларда Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасының дәһшәтле көннәре турында күзаллау формалаштыру өчен 27 гыйнвар көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ольга Карамзина «Яшәгән ди, булган ди бер кыз» фильмын карауны оештырды.

Картинаны карау алдыннан тәрбияче мәктәп яшендәге балаларга Бөек Ватан сугышы елларында булган куркыныч вакыйга – Ленинград блокадасы турында сөйләде, фашизм, фронт, тыл, блокада кебек төшенчәләр белән таныштырды. Аннан соң тәрбияләнүчеләр сугышның дәһшәтләре турында фильм карадылар, блокададагы кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкын, үлем белән ничек көрәшүләрен белделәр, сугышның беренче көннәреннән үк алар өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыштылар: фронтка киткән ата-аналар урынына станоклар артына бастылар, оборона ныгытмалары төзеделәр, яралыларны карадылар, патроннар һәм снарядлар ясау өчен кирәкле тимер-томыр җыйдылар. Фильм беркемне дә битараф калдырмады һәм җанлы дискуссия уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International