Зәй үзәк район хастаханәсендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның башка пациентлар белән контактларын булдырмау максатыннан хастаханәнең шәһәр яны Мирный бистәсенең табиблык амбулаториясендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакцинацияләү буенча аерым пункт ачу турында карар кабул ителде.
9 февральдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син барысын да эшли аласың!» эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган интеллект бозылулары, аутистик спектрлы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек инвалидларны социаль адаптацияләү буенча инновацион программаны тормышка ашыру кысаларында «Сәламәтлек көне» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы узган. Анда тугыз кеше катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати чара үткәрделәр. Табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова очрашуда катнашучыларга Covid-19 омикрон-штаммы, авыруны дәвалау үзенчәлекләре, дәвалау барышы һәм профилактика чаралары турында сөйләде.
9 февральдә Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында уң як баш мие ярымшары техникасын кулланып рәсем ясау буенча чираттан тыш мастер-класс узды. Чара когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә узды.
9 февраль көнне Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Надежда Башкирова «Кафтан кигән яшь егет, сарафан кигән кыз» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.
Февральнең беренче декадасында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Наталья Шалдаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән танышу оештырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ТР Президенты матбугат хезмәтенең YouTube-каналында «Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру» темасына туры эфир уздырдылар.
Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тегү эше программасы кысаларында чираттагы дәрес узды. Чараны учреждениянең социаль педагогы үткәрде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе буенча инструктор Алинә Сафронова яңа һөнәр белән танышу буенча дәрес үткәрде. Шулай итеп, балалар пирография буенча мастерның нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр.
8 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына багышланган дәрес узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты.