9 февральдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син барысын да эшли аласың!» эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган интеллект бозылулары, аутистик спектрлы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек инвалидларны социаль адаптацияләү буенча инновацион программаны тормышка ашыру кысаларында «Сәламәтлек көне» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы узган. Анда тугыз кеше катнашты.
Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, рекреацион күнекмәләрен үстерү, физик сәламәтлекне ныгыту һәм, әлбәттә, уртак уеннар барышында күңелле атмосфера тудыру иде. Сәламәтлек көне гаилә белән эшләү бүлеге белгече Наталия Кудряшева тарафыннан балаларга Олимпия һәм Паралимпия уеннары турында сөйләнгән мәгълүматтан башланды. Балалар бергә җиңү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында фикер алыштылар.
Аннан соң балалар «Олимп» спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән спорт программасында катнаштылар. Социаль хезмәт алучылар волейбол, баскетбол уйнарга өйрәнде. Барысы да уенга бик теләп кушылдылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, төрле спорт биремнәрен бердәм үтәделәр. Чара флешмоб белән тәмамланды.