«Шатлык» үзәгенең көндезге бүлегендә мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

9 февральдә Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында уң як баш мие ярымшары техникасын кулланып рәсем ясау буенча чираттан тыш мастер-класс узды. Чара когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә узды.

Мастер-класста катнашучылар Юрий Норштейн төшергән совет мультипликацион фильмы мотивлары буенча керпене ясадылар. Әлеге картинаны бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр үзләре сайлаган. Бу эштә төп басым – энәләрне ясау. Бу бик четерекле эш, ул тырышлык һәм кулны дөрес куюны таләп итә. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар рәсем ясау техникасын каләм чугы белән кабатладылар. Бу, билгеләп үтергә кирәк, кулларның вак моторикасын бик яхшы үстерә.

Комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, рәсем ясаган саен социаль хезмәтләр алучыларның күнекмәләре һәм осталыклары камилләшә. Алар үз көчләренә ышана башлый, эмоциональ халәтләре тотрыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International