2022 нче елның 25 нче февралендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елда халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак.
10 февраль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм белгечләр Нагимова Э.И., Галимова Г.М., Кирамова Л.Ю., Савайтан Н.В., Локманова Г.В. өлкән яшьтәге балалар өчен «Балалар Олимпия уеннары» дигән танып-белү чарасы үткәрделәр.
Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек рус шагыйрен А.С. Пушкинны искә алу көненә багышланган «Минем яраткан Пушкин әкияте» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узган.
2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 16 700 сум күләмендә билгеләнгән. Бу хакта Эльмира Зарипова «Татарстан» ДТРКнә биргән интервьюсында хәбәр итте.
Бүген Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә «Аңны югалучыларга беренче ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде.
Кичә Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә «Этник мозаика» дип исемләнгән хәйрия интерактив экскурсиясе уздырганнар.
Социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүматны тиз арада җиткерү максатыннан Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дистанцион эш формаларын актив кулланалар.
Кичә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының социаль педагогы Наталия Смелова «Нигә үзеңне белергә кирәк» дигән тренинг үткәрде. Тренингта мәктәп яшендәге 12 бала катнашты. Чараның максаты – үзаңны үстерергә ярдәм итү.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 8 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков «Һөнәрләр лабиринты» дигән теоретик дәрес үткәрде.