Февральнең беренче декадасында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Наталья Шалдаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән танышу оештырды.
Ведомствоара эшче төркем составына социаль-тернәкләндерү консилиумы рәисе, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, социаль эш буенча белгечләр – гаиләләр кураторлары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече керде.
Эшче төркем 24 гаиләдә булып кайтты. Тикшерү кысаларында розеткалар алыштыру буенча эшләр башкарылды, бүлү тартмасы һәм автоном янгын белдергечләре урнаштырылды, җайланмаларда батарейкалар алыштырылды. Эшкә урнашмаган ата-аналар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә юллама алдылар. Бер ата-анага карата полициягә эзләү турында гариза рәсмиләштерелде. Барлык гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында чираттагы инструктаж үткәрелде.
Моннан тыш, ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары җиде гаиләдәге хәлләрне карадылар. Аларның икесе балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына чакырылган.