«Изгелек» үзәге хезмәт алучыларына омикрон-штамм үзенчәлекләре турында сөйләделәр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати чара үткәрделәр. Табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова очрашуда катнашучыларга Covid-19 омикрон-штаммы, авыруны дәвалау үзенчәлекләре, дәвалау барышы һәм профилактика чаралары турында сөйләде.

Медицина белгече сүзләренә караганда, авырудан саклану чарасы вакцинацияләү булып тора. Галина Дилмөхәммәтова шулай ук вакытында ревакцинация үтү кирәклеген искә төшерде.

Чарада 25 кеше катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International