Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспорты белән ташу санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр кичектерелде. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү үткәрү урыннарына бару очраклары искәрмә булып тора.
Зәй үзәк район хастаханәсендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның башка пациентлар белән контактларын булдырмау максатыннан хастаханәнең шәһәр яны Мирный бистәсенең табиблык амбулаториясендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакцинацияләү буенча аерым пункт ачу турында карар кабул ителде. Район үзәк хастаханәсе һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге арасында ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә авылның өлкән яшьтәге кешеләре үзләре өчен уңайлы шартларда COVID-19га каршы прививка куя алалар. Шул ук вакытта хастаханәгә температура белән килүчеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге тулысынча бетерелгән.