Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ТР Президенты матбугат хезмәтенең YouTube-каналында «Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру» темасына туры эфир уздырдылар.
Онлайн-чара кысаларында балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру, хезмәтне саклау, хезмәт законнарын үтәү һ.б. актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Туры эфирда халыкны эш белән тәэмин итүнең актив сәясәте чараларын тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Бусыгина һәм Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Гөлнара Филиппова катнашты. Экспертлар булып хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге җитәкчесе Ирина Сергеева һәм хезмәтне саклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Алла Курзенева чыгыш ясадылар.
Эфир язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/7947559.htm.