Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тегү эше программасы кысаларында чираттагы дәрес узды. Чараны учреждениянең социаль педагогы үткәрде.
«Тегү эше» юнәлеше буенча дәресләр балаларны мода индустриясе белән мавыктыру аша иҗатка кызыксындыру, шәхеснең гомуми культурасын үстерү, әйләнә-тирә дөнья белән гармонияле мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән. Тегү эше балага үз мәнфәгатьләрен ирекле күрсәтү, танып-белү ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә, иҗади активлыкны үстерүгә ярдәм итә. Моннан тыш, остаханәдә дәресләр балаларга булачак һөнәр сайлауда ярдәм итә.