Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыра.
Бөтендөнья куркынычсыз Интернет көне быел 8 февральгә туры килде. Бу дата ел саен икенче айның икенче атнасының икенче көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәм онлайн-технологияләрдән куркынычсыз һәм җаваплы файдалануны пропагандалауга юнәлтелгән.
2022 елның 9 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 637 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 98 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 241 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 8 кешегә кимрәк.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Бурычларсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. «Хокукый белемнәр нигезләре» программасы буенча чара 13-нче номерлы социаль участокта узды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шушы көннәрдә спорт сәгате узган. Чара Пекиндагы XXIV кышкы Олимпия уеннарына багышланды.
Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерле булуларына шартлар тудыру максатыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер һәм мобиль белемнәргә өйрәтү буенча чираттагы дәрес узды. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Теләче районында булды.
Социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Ирина Мөслимова «Пекин буйлап виртуаль сәяхәт» дигән дәрес үткәрде.
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2021 елда мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар тормышка ашырылды.