9 февраль көнне Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Надежда Башкирова «Кафтан кигән яшь егет, сарафан кигән кыз» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.
Чара барышында балалар рус халык костюмы тарихы һәм символикасы белән таныштылар, борынгы заманнарда рус халкының ничек киенүен белделәр. Аннары тәрбияләнүчеләрнең һәркайсы традицион рус киемен киеп карады.
Мондый чаралар балаларны рус тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итә, халкыбызның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияли.