8 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына багышланган дәрес узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты.
Дәреснең максаты – балаларны Олимпиада геройлары белән таныштыру һәм аларның спорттагы казанышларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Тәрбияләнүчеләргә кышкы Олимпия уеннары тарихы турында сөйләделәр, Пекиндагы Уеннар чемпионнары һәм призерлары исемнәре белән таныштырдылар. Кайбер спортчыларның биографиясенә тулырак тукталдылар.
Дәреснең икенче өлешендә балалар фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева чыгышын һәм трамплиннан сикерүчеләр командасын бүләкләүне карадылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр чаңгы ярышларында Олимпия уеннары чемпионы Александр Большуновны һәм көмеш призер Денис Спицовны бүләкләү чарасын да күрделәр.