«Астра» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе буенча инструктор Алинә Сафронова яңа һөнәр белән танышу буенча дәрес үткәрде. Шулай итеп, балалар пирография буенча мастерның нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр.

Пирография – сәнгатьнең үзенчәлекле төре. Техника декоратив-гамәли сәнгатьтә һәм сәнгать графикасында киң кулланыла. «Пирография осталары кызган энә ярдәмендә нинди дә булса материал өстенә рәсем ясый», – дип сөйләде балаларга тернәкләндерү үзәге белгече. Агачны еш кулланганга күрә күпләр пирографияне агач өстендә яндырып рәсем төшерү кебек белә.

Социаль хезмәтләр алучыларга яңа эшчәнлек төре һәм һөнәре турында сөйләгәннән соң, балалар педагог җитәкчелегендә агач такталарга яндырып рәсем төшерделәр. Дәрес кулларның вак моторикасын өйрәнүгә, караш, игътибар үсешенә, яңа белемнәр формалаштыруга, тырышлык һәм максатчанлык тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International