Февраль аенда Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проекты кысаларында «Тормышка курс» клубы эшли башлады. Клуб интеллект бозылулары, аутистик спектр бозылулары булган 18-40 яшьлек, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган яшь кешеләрнең әти-әниләренә юнәлдерелгән.
19 февраль көнне Саба үзәк район хастаханәсе базасында ТР Хөкүмәте ярдәме белән комплекслы социаль тернәкләндерү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы оештырылды. Бригада составына психиатр, функциональ диагностика белгече, логопед-дефектолог, клиник психолог керде.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары учреждение хезмәткәрләре белән һөнәри сүрелүне кисәтү буенча тренинг үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабугага булды.
16 февраль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А. Х. Кашапова «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм участок хезмәте» технологиясе кысаларында профилактик эш үткәрде.
Чүпрәле муниципаль районында «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бассейн эшли. 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге тәрбияләнүчеләр һәр атна саен йөзү дәресләренә йөриләр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә арт-терапия ысулы буларак бәйләү кулланалар.
Татар гимназиясе базасында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева «Интернетта балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы. Интернет-янаулар классификациясе» дигән темага танып-белү сәгате уздырды. Чара «Цифрлы гигиена» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Дәрестә 7 нче сыйныф укучылары катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү киңлеген ачу тантанасы узды. Ул үз эченә тоз бүлмәсен һәм хәрәкәт активлыгы бүлмәсен ала.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Без бер-беребезне яхшы беләбезме?» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты – катнашучыларның коммуникатив компетентлыгын һәм танып-белү күнекмәләрен, социаль челтәрләрдә эшли белүне үстерү.