Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабугага булды.
Ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте, татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре эшкә урнашу, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү үзәкләрендә иртә ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләренә кагылышлы иде. Шулай ук гражданнар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге белән дә кызыксындылар.
Эш сәфәре кысаларында Э. Ә. Зарипова «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды, анда 18 яшьтән өлкәнрәк, менталь тайпылышлары булган затлар өчен көндезге бүлек эше белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты.
