«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә арт-терапия ысулы буларак бәйләү кулланалар.
Бәйләү белән системалы рәвештә шөгыльләнү баш миенең эшен яхшырта, бу олы яшьтәге үзгәрешләрнең профилактикасы булып тора. Моннан тыш, дәрес кулларның вак моторикасын яхшырта. «Бәйләү – физик һәм акыл активлыгын таләп итә торган катлаулы процесс. Бәйләү игътибарны һәм хәтерне яхшырта, ә бу өлкән яшьтә бик мөһим», – диләр социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре.