ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Күңелле стартлар» дигән спорт чарасы узды. Ул Махсус Олимпиада программалары элементларын үз эченә алган иде.

Социаль хезмәт алучыларны психосоциаль тернәкләндерү максатыннан, Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел әйләнәсендә гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү аларның когнитив функцияләрен саклап калуга ярдәм итә, ә ирешелгән нәтиҗәләр үз-үзләрен бәяләүне арттыра.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә «Сезнең фәрештәнең канатлары юк» дигән акция уздырдылар. Чара «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясенә багышланган иде.

Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталья Кудряшова балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә үз тормышы өчен җаваплылык хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Юстиция министрлыгы «Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасын рәсми рәвештә теркәде. Бу – ир-атларны һөнәри принцип буенча түгел, ә гаилә кыйммәтләре нигезендә берләштерүне максат итеп куйган беренче ата-аналар коммерциячел булмаган оешмасы.

15 нче февраль көнне Казан шәһәре Мәскәү районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Киләчәккә юл» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. «Мастер Профи» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге яшүсмерләр катнашты.

Азнакай районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус чаралар кулланып, өслекләрне дезинфекциялиләр.

16 нчы февраль көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Метизкомплект Апарель» ҖЧҖ, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Росреестрның ФКП» ФДБУ филиалы – «Казан» Телефон хезмәте күрсәтү буенча ведомство үзәге катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 февраль көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресе үткәрде. «Үз хисләрем белән идарә итәм» дигән чарада көндезге тору төркеменнән җиде кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International