Февраль аенда Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проекты кысаларында «Тормышка курс» клубы эшли башлады. Клуб интеллект бозылулары, аутистик спектр бозылулары булган 18-40 яшьлек, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган яшь кешеләрнең әти-әниләренә юнәлдерелгән.
Кереш дәрестә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре клубның эш бурычлары, шулай ук #работасродителями дигән инстаграм-мәйданчык турында сөйләделәр. Социаль челтәр аша ата-аналарга төрле белем, күнекмәләр ала, яңа дуслар таба алачак.