«Гармония» комплекслы үзәгендә персонал өчен тренинглар уздыралар

2022 елның 18 феврале, җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары учреждение хезмәткәрләре белән һөнәри сүрелүне кисәтү буенча тренинг үткәрделәр.

Эшкә сәләтне һәм эмоциональ кәефне яхшырту өчен тренинг көннең беренче яртысында үткәрелде. Чараны бер-берсен сәламләүдән башладылар: үз исемеңне атап, уңай сыйфатыңны әйтергә кирәк иде. Әлеге биремне учреждение хезмәткәрләре яхшы башкарып чыктылар. Аннары психологлар коллективны берләштерү һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча күнегүләр үткәрделәр. Күнегүләр барышында коллегалар үзләренең бердәмлеген һәм көчле коллектив рухын күрсәттеләр. Тренинг физик киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән уен белән тәмамланды.

Мондый тренинглар, психологларның сүзләренә караганда, хезмәткәрләрдә уңай эмоцияләр уята, бу эмоциональ януны профилактикалауга ярдәм итә, коллективта ышанычлы мөнәсәбәтләрне яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International