Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү киңлеген ачу тантанасы узды. Ул үз эченә тоз бүлмәсен һәм хәрәкәт активлыгы бүлмәсен ала.
Мондый кыйммәтле бүләкне учреждениегә «Һәркем мөһим» ЛП–105 командасына берләшкән хәйрияче бизнесменнар, җитәкчеләр һәм яшь кешеләр бүләк итте. Хәзер комплекслы үзәктә балигъ булмаганнар белән Махсус Олимпиада программалары буенча актив һәм куркынычсыз шөгыльләнү өчен инклюзив җиһазлар бар. Бу аларның адаптацион мөмкинлекләрен һәм сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.