16 февраль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А. Х. Кашапова «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм участок хезмәте» технологиясе кысаларында профилактик эш үткәрде.
Чара Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә, 3 нче социаль участокта узды. Куратор тарафыннан авыл җирлегенең социаль мониторингы үткәрелде, участокның социаль паспорты төзелде, ата-аналарга «Җаваплы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында консультация бирелде. Шулай ук гражданнарга социаль мәсьәләләр буенча «Хокукый навигатор» технологиясе буенча консультация күрсәттеләр.
Әйтергә кирәк, технология балалары булган гаиләләр белән социаль эшнең нәтиҗәле инновацион формасы булып тора. Ул үз вакытында гаиләгә һәм балаларга кирәкле ярдәм күрсәтергә, гаиләдәге иминсезлекне булдырмаска мөмкинлек бирә.