Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Без бер-беребезне яхшы беләбезме?» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты – катнашучыларның коммуникатив компетентлыгын һәм танып-белү күнекмәләрен, социаль челтәрләрдә эшли белүне үстерү.
Төркемдә катнашучыларны якынайту һәм алга таба бергә эшләү өчен дәрес башында активатор-уен үткәрелде. «Тынлыкны тыңлыйбыз» күнегүе балаларны тавышларны тыңларга өйрәтте, ә хәрәкәтчән уеннар команда белән хезмәттәшлеккә юнәлтелде. Аннары дәрестә катнашучылар тормышында социаль челтәрләрнең роле турында әңгәмә үткәрелде, алар нинди сайтларга керүләре, нәрсә белән кызыксынулары турында сөйләделәр. Аннары белгеч балаларга тыелган һәм шикле сайтларга кермәскә киңәш итте, чөнки моның өчен җәза бирелергә мөмкин.
Йомгаклау күнегүе катнашучыларга дәреснең ни дәрәҗәдә ошавын, социаль челтәрләрдә эшләү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ничек аңлауларын күрсәтте.
Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.