Саба районына белгечләрнең күчмә мобиль бригадасы килде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

19 февраль көнне Саба үзәк район хастаханәсе базасында ТР Хөкүмәте ярдәме белән комплекслы социаль тернәкләндерү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы оештырылды. Бригада составына психиатр, функциональ диагностика белгече, логопед-дефектолог, клиник психолог керде. Алар күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 0 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларга комплекслы консультатив-диагностик карау үткәрделәр. Күчмә мобиль бригада белгечләре тарафыннан 66 кабул итү үткәрелде, һәр бала өчен өй шартларында тернәкләндерү чаралары программасы эшләнде.

Шулай ук Саба районына «Сила в детях» Хәйрия фонды белгечләре бригадасы белән бергә «Әтиләр берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Әмир Мамин, «Аңлы ата-ана мәктәбе» проекты җитәкчесе, тәрбиягә бала алган ата, «Әтиләр берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Владимир Пушкарев һәм ТР буенча ГХФның төбәк штабы әгъзасы, Татарстан Республикасында «Ана турында» проектының төбәк операторы, «Игелекле кешеләр лигасы» ХФ директоры Лилия Мөхәммәтҗанова да килгән иде.

Әтиләр берлегенең беренче мәйданчыгында район активы белән гаилә мәсьәләләре буенча очрашу һәм консультацияләр үткәрелде. Икенче мәйданчыкта «Аңлы ата-ана мәктәбе» проекты җитәкчесе районның тәрбиягә бала алган ата-аналары белән танышты, төбәктәге клуб эшчәнлеге һәм төбәк оешмасының эше турында сөйләде. Өченче мәйданчыкта «Аның турында» ГХФ федераль проекты эше буенча консультацияләр узды, аның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында кайгыртучы хатын-кызлар берләшмәсе булдыру.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эш ТР Министрлар Кабинетының социаль проектлар конкурсында һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль проектында җиңү кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү буенча «Сила в детях» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International