ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Арча шәһәре стадионында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чарада спортның бу төрен яратучы барлык теләүчеләр катнаша алды.

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 21 февральдә Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аралашырга өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе үткәрде. Проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган. Чарада көндезге төркемдә катнашучылар арасыннан 8 кеше катнашты.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләсен хәл итүгә комплекслы якын килә.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

18 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.

2022 елның 17 февраленә республиканың медицина оешмаларына 6 391 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 1 589 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Э. Ф. Фәтхуллина «Минем фронт линиясе» документаль фильмын карау һәм фикер алышу оештырды. Чараның максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.

Шушы көннәрдә «Чагылыш» программасын тормышка ашыру кысаларында Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрде. Чара 86 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең консультатив пункты базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International