РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча эшсез россиялеләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,8 процентка кимегән һәм өч миллионга якын кеше тәшкил иткән.
«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада 19 авырлы хатын-кыз катнашты.
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып авыр тормыш хәлендә булган гражданнарга, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтү тора.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановны туган көне белән котлый.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Май чабу бәйрәме киң» дип исемләнгән бәйрәм-күңел ачу чарасы узды.
28 февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ирина Храмова «Май чабу бәйрәме килде» дигән социомәдәни чара үткәрде.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 28 нче февраль көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Алымбаева авыл клубы мөдире белән берлектә Уярня мари бәйрәмен үткәрделәр.
28 февраль көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яраткан Май чабу бәйрәме» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша булып узды. Күңелле чара интернат-йорт территориясендә социаль хезмәт алучылар катнашында узды.
Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә терроризмны профилактикалау буенча дәрес узды. Дәреснең максаты – гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.
Тәтеш муниципаль районында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән китерү гамәлгә ашырыла.