Минзәлә районында күңелле бәйрәм узды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 28 нче февраль көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Алымбаева авыл клубы мөдире белән берлектә Уярня мари бәйрәмен үткәрделәр.

Калтак авылы халкы һәм социаль хезмәт алучылар уеннарда бик теләп катнаштылар, халык җырларын җырладылар, биеделәр, балалар әти-әниләре белән таудан шудылар. Май чабу бәйрәмен тәмле коймак, камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән күңелле каршы алдылар. Оештыручылар барлык катнашучыларга нык сәламәтлек һәм язгы кәеф теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International