«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗат потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.
Өлкәннәр белән эшләүнең перспективалы алымнарының берсе – үз тормыш ресурсларыннан файдалану, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Хатирәләр терапиясе, яки ретротерапия – ул үз тормышыңның әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә торган өлкән кешеләр белән социаль эш алымы.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Социаль актив» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә баланың читләшү дәрәҗәсе» методикасы буенча төркем психиагностикасы үткәрде. Чара 17 нче социаль участокта узды. Очрашуның максаты – проектта катнашучыларның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү.
Бүген «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Тормыш буенча компьютер белән» программасы буенча чара үткәрделәр. Ул Интернет аша төрле дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлекләре турында күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
«Демография» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында гражданнар өчен мәгълүмати чара узды. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече авыр тормыш хәлен җиңүдә гаиләләргә ярдәм итү формасы буларак социаль контракт турында сөйләде.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү буенча укыту-тренировка эвакуациясе узды.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар кышны озатып язны каршы алдылар.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.