РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча эшсез россиялеләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,8 процентка кимегән һәм өч миллионга якын кеше тәшкил иткән.
Хезмәт базарында иң уңай хәл булган төбәкләр бишлеген Татарстан Республикасы йомгаклый (эшсезлек дәрәҗәсе 2,4 %). Эшсезләр саны Санкт-Петербургта (1,5 %), Ямал-Ненец (1,8 %) һәм Ханты-Манси автономияле округларында (2,1 %), Мәскәүдә (2,3%) аз, дип хәбәр ителә.