Биектау районында булачак әниләрне психогигиена нигезләренә өйрәтәләр

2022 елның 1 марты, сишәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада 19 авырлы хатын-кыз катнашты.

Бала туу хатын-кыз һәм аның бөтен социаль төркеме өчен мөһим психологик әһәмияткә ия. Йөклелек хатын-кыз организмына психоэмоциональ һәм психофизик йөкләнешне арттыра торган фактор булып тора, бу психологик һәм физик халәтне тәэмин итү буенча өстәмә көч таләп итә. Йөклелек уңай узсын өчен булачак әнигә психологик ярдәм күрсәтү мөһим.

Дәрестә катнашучылар «Психологик портрет» методикасы, рациональ сулыш техникаларын куллану, Шульц буенча аутотренинг, визуализация, төркем эчендәге диалог ярдәмендә үзләренең психогигиеник күнекмәләрен формалаштырдылар, тынычланырга өйрәнделәр.

Дәрес яшь әниләрнең психологик толерантлыгын арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International