Азнакай интернат-йортында Май чабуны бәйрәм итәләр

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

28 февраль көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яраткан Май чабу бәйрәме» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша булып узды. Күңелле чара интернат-йорт территориясендә социаль хезмәт алучылар катнашында узды.

Интернат-йортта яшәүчеләр Май чабуны үткәрү белән бәйле мәдәни-тарихи традицияләрне искә төшерделәр, язгыча дәртле халык җырларын тыңладылар, конкурсларда катнаштылар, такмаклар һәм җырлар башкардылар. Һәм, әлбәттә, бәйрәм вакытында бөтенесен дә коймак белән сыйладылар.

Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның активлыгын арттыру, аларга ярдәм итү һәм аларның тормыш тонусын күтәрү өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International