ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар арасында зур популярлык казана. Аларны социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова үткәрә.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада «Преодоление» клубы вәкилләре катнашты.

Май чабу атнасының беренче көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзалары «Май чабу бәйрәме безгә килә!» күңел ачу чарасы уздырды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кулинария мәктәбе дәресендә катнаштылар. Пешекче Гүзәл Абдуллина җитәкчелегендә алар винегрет әзерләделәр.

Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә уздырганнар. Профилактик чарада яшүсмерләр яшендәге тәрбияләнүчеләр катнашты.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

3 нче март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.

2022 елның февралендә Түбән Кама районында «Шәфкать » халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә торучы 264 өлкән яшьтәге кешенең фатиры янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылган. Җайланмаларны урнаштыру Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге ярдәме белән мөмкин булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты базасында урнашачак.

28 февральдә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Ирина Матвеева һәм укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Балаларның үз-үзләрен тотышы, алар белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International