«Яңарыш» үзәге карамагындагылар Май чабу бәйрәмен каршы алдылар

2022 елның 1 марты, сишәмбе

28 февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ирина Храмова «Май чабу бәйрәме килде» дигән социомәдәни чара үткәрде.

Чара барышында балалар бәйрәмнең гореф-гадәтләре белән таныштылар, Май чабу атнасында һәр көннең үз исеме барлыгын белделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм гадәттәгечә коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.

Чарадан барысы да канәгать калдылар. Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, мондый очрашулар балаларны халык гореф-гадәтләренә җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International