«Шәфкать» үзәге карамагындагылар профилактик дәрестә катнаштылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә терроризмны профилактикалау буенча дәрес узды. Дәреснең максаты – гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.

«Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны ачыклаганда гамәлләр» видеоролигын караганнан соң, тәрбияләнүчеләр мондый ситуациядә ничек дөрес һәм куркынычсыз эш итәргә кирәклеген анализладылар. Аннары алар тест биремнәрен үтәделәр.

Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар күп танып-белү һәм файдалы нәрсәләр белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International