Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Май чабу бәйрәме киң» дип исемләнгән бәйрәм-күңел ачу чарасы узды.
Чара башында социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, быел Май чабу атнасы 28 февральдән 6 мартка кадәр дәвам итәчәген белделәр. Бәйрәм барышында бик күп тематик мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. Интернат-йортта яшәүчеләр азарт белән рус халык уеннарында һәм эстафеталарда катнаштылар, җырладылар, күңелле музыкага биеделәр. Чара саф һавада чәй эчү белән тәмамланды. Барысын да тәмле коймак белән сыйладылар.