Юбилеегыз белән, Рөстәм Нургали улы!

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановны туган көне белән котлый.

Рөстәм Нургали улы, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүдә шәхси катнашуыгыз, гражданнарның иминлеге өчен шартлар тудыруыгыз, министрлык инициативаларына ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Татарстанда уңайлы мохит булдыру, социаль тармакны цифрлаштыру буенча масштаблы эш башкарылды. Төбәктә адреслы түләүләргә сайлап алынган курс үзенең нәтиҗәлелеген раслый һәм аеруча мохтаҗ гражданнар категорияләренә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм иминлек телибез!

Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International