Тәтеш муниципаль районында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән китерү гамәлгә ашырыла.
Ел башыннан проектта 153 өлкән яшьтәге граждан катнашты, шуларның 23е – инвалид. 25 февральгә вакцинациягә – 100 кеше, диспансерлаштыру узу өчен – 40, тар белгечкә мөрәҗәгать итү буенча 13 өлкән кеше китерелгән.