Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар төркеме оештырылды. Аның составына социаль хезмәт алучылар арасыннан 11 кеше керә.
2022 елның 2 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 245 эшсез граждан исәпләнә, бу 16 февраль белән чагыштырганда 606 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 982 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.
«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын тернәкләндерү һәм карау күнекмәләренә өй шартларында өйрәтүләрен дәвам итәләр.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» проекты буенча күчмә чара узган. Аны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр уздырылган.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек эшләре бара.
2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Скандинавия йөреше – сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулы» дигән мастер-класс узды. Чараның максаты – йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары эшен яхшырту, дөрес осанка формалаштыруга ярдәм итү, чыдамлыкны үстерү.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район һәм шәһәрнең төрле оешмалары һәм учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Бу социаль хезмәтләр алучыларга комплекслы һәм күп планлы социаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Язышу буенча оныклар» технологиясе буенча эш дәвам итә. Социаль-психологик технологияләр социаль хезмәтләр алучылар арасында тагын да киң танылу таба. Менә бүген дә өлкәннәргә балалардан хатлар килгән. Аларны бергә укыдылар, интернат-йортта яшәүчеләр үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.