Зәй яшүсмерләрен конфликтсыз тәртипкә өйрәтәләр

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район һәм шәһәрнең төрле оешмалары һәм учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Бу социаль хезмәтләр алучыларга комплекслы һәм күп планлы социаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Районда урта белем бирү учреждениеләре укучыларның актуаль проблемаларын хәл итүдә актив катнашалар. «Шатлык» үзәге педагоглары һәм психологлары тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында социаль участокларда эш алып барыла.

Шушы көннәрдә Зәйнең 6 нчы урта мәктәбендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Коммуникатив конфликтлар» дигән психологик-педагогик тренинг уздырганнар. Балигъ булмаган балалар тренинг күнегүләрендә актив катнаштылар, конфликтлы ситуациядә толерант үз-үзеңне тоту сәләтен үстерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International