Арча тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чарасы узды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» проекты буенча күчмә чара узган. Аны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары үткәрде.

Волонтерлар мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәрәкәтчән уеннар, спорт күнегүләре, бию флешмобы әзерләделәр. Бәйрәмнең кульминациясе үзәк белгечләре өчен Махсус Олимпиада программалары буенча мастер-класс һәм спорт инвентаре тапшыру булды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар социаль хезмәт күрсәтүне оештыруны социаль инклюзияне үстерү эшенә җәлеп итүгә, менталь инвалидлыгы булган кешеләрнең тормыш сыйфатын Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү аша яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International