Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 982 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 2 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 230, 288, 32 һәм 686 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Кама Аланы (+3) һәм Чистай (+27) шәһәрләрендә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International