Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек эшләре бара.
Бәйрәм алдыннан хезмәт буенча инструктор Л.С. Мөхәммәтҗанова һәм социаль хезмәт алучылар хезмәт терапиясе дәресләрендә фотозона элементлары әзерләделәр. Фотога төшерү өчен тематик мәйданчык бәйрәм атмосферасы һәм язгы кәеф булдыру өчен төп элементларның берсе булды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр бик теләп шарлар һәм чәчәк аркасы фонында матур фотолар төшерделәр.