ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Плюс бер» абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында 3 март көнне Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында яңа технология – йон җепләре кулланып аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тернәкләндерәләр. Шәфкать туташы Мехри Мамедова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар күпчелек өчен гадәти эш белән шөгыльләнәләр – җепләрдән йомгак ясыйлар. Йонның рельеф структурасы, пөхтәлек һәм төгәллекне таләп итә торган монотон хәрәкәтләр – болар барысы социаль хезмәтләр алучыларның вак моторикасын стимуллаштыра.

2 мартта «Экспо-Кама» күргәзмә үзәгендә «Сәнәгать һәм кадрлар. Мәгариф. Карьера» дип аталган махсуслашкан күргәзмә-ярминкә ачылды, ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәне оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашында «Экспо-Кама» күргәзмә үзәге.

«Планета одежды» кибете директоры Риводж Алмонович Таиров Менделеевск муниципаль районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы 10 гаилә өчен кирәк-яраклар сатып алуга иганә ярдәме күрсәткән.

1 март көнне «Минем турында закон, мин закон турында» дигән цикл кысаларында Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту максатыннан «Переполох» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

17 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова «Киберскептикларга каршы киберфанатлар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – яшүсмерләрнең Интернеттагы төрле мәгълүмат төрләре турында белемнәрен, шулай ук челтәрдәге уңай һәм тискәре контент турында күзаллауларын актуальләштерү.

Шулай итеп, «Таттрансгидромеханизация» ЯАҖ 1 хезмәткәргә 326,2 мең сум түләде.

«Мир в объективе» клубы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәгъдиева «Фотога төшкәндә кәефне җиткерү өчен композиция кагыйдәләрен куллану» темасына чираттагы дәрес үткәрде. Чараның максаты: яктылыкны күрү һәм төсләрне туры китерә белү, төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр, уңай психологик климат формалаштыру.

1 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларга «Иммунитетны ничек ныгытырга» дигән темага видеолекция тәкъдим иттеләр.

Физик һәм психик кимчелекләре булган затлар даими рәвештә игътибар җитмәүдән, йә, киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең артык нык кызыксынуыннан җәфа чигә. Бу аларның психик һәм эмоциональ хәленә тискәре йогынты ясый, тормыш белән кызыксынуны бетерә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү – бу аларга грамоталы психологик ярдәм күрсәтү дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International