2022 елның 2 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 245 эшсез граждан исәпләнә, бу 16 февраль белән чагыштырганда 606 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 008 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 854 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,27 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 510 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.