Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар төркеме оештырылды. Аның составына социаль хезмәт алучылар арасыннан 11 кеше керә.
Волонтерлар төрле юнәлешләрдә эшли. Кемдер яшәүчеләр өчен мастер-класслар алып бара, кемдер аз хәрәкәтләнүчеләрне ашханәгә кадәр җиткерергә ярдәм итә, кемдер аларга термосларда чәй алып килә. Шулай ук волонтерлар социаль хезмәт алучыларга чәчләрне кисергә булыша, аларны мунчага кадәр озата бара. Автолавка килгәч, битараф булмаган кешеләр дә ярдәмгә килә.
Волонтерлар төркемендә катнашучыларның берсе, социаль-көнкүреш комиссиясе рәисе Любовь Овчарова үз тирәсенә бәйләргә яратучыларны берләштерде. Ул алар өчен дәресләр үткәрә, яшәүчеләргә тизрәк реабилитацияләнергә ярдәм итә. Мәсәлән, аның карамагындагылар арасында – чирдән соң беренче адымнарын ясаган Закирә Нуриевна да бар. Интернат-йорт белгечләре белән даими шөгыльләнү һәм Любовь Овчарова белән күнегүләр үткәрү нәтиҗәсендә ул ышанычлырак йөри башлады.
«Без волонтерларыбызга бик рәхмәтле, алар аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәләр, коллективта микроклиматны тагын да уңайлырак итәләр», – ди директор Тәнзилә Васильева. Аның сүзләренә караганда, өлкәннәр өчен волонтерлык эшендә катнашу да көчле тернәкләндерү чарасы булып тора: алар үзләрен кирәкле итеп хис итә, аларның үз-үзләрен бәяләү арта, хәрәкәт активлыгы һәм хәтере үсә.