Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр уздырылган.
Алмаз мозаикасы – өлкәннәр өчен кызыклы һәм яңа кул эшләре төре. Бурыч – әзер схемага кирәкле төстәге бизәкләр ябыштыру. Катлаулы булмаган ысуллар ярдәмендә тулы бер картиналар булдырырга мөмкин.
Мондый дәрес терапевтик эффект та бирә: нерв системасының йомшаруы, вак моторика, күрү-хәрәкәт координациясе һәм хәтер үсеше.