«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү дәресе узды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Скандинавия йөреше – сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулы» дигән мастер-класс узды. Чараның максаты – йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары эшен яхшырту, дөрес осанка формалаштыруга ярдәм итү, чыдамлыкны үстерү.

Скандинавия йөрешенә бөтен тән мускулларының 90 %ы җәлеп ителгән, ә гадәти йөреш билдән югарырак булган мускулларны үстерергә мөмкинлек бирми. Шулай ук ул умыртка баганасына һәм буыннарга йөкләнешне киметә. Бу хакта чарада катнашучыларга табиб А.Н. Зотов сөйләде. Ул саф һавада күнегүләр күрсәтте, барысын да таяк белән йөрү техникасы белән таныштырды, адымнарны дөрес ясарга өйрәтте. Аннан соң социаль хезмәт алучылар үзәк бинасы тирәсендә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International