Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Язышу буенча оныклар» технологиясе буенча эш дәвам итә. Социаль-психологик технологияләр социаль хезмәтләр алучылар арасында тагын да киң танылу таба. Менә бүген дә өлкәннәргә балалардан хатлар килгән. Аларны бергә укыдылар, интернат-йортта яшәүчеләр үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Рита Журавлевага язышу буенча оныгы бүләк – радио кабул итүче җибәргән, күп кенә өлкәннәрне журналларга язылдырганнар. Мондый аралашу өлкәннәргә үзләрен кирәкле, тормышка җәлеп ителгән итеп хис итәргә ярдәм итә. Тәрбияче Алсу Әмирова сүзләренә караганда, үсеп килүче буын белән хат алышу нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелә, психоэмоциональ хәле яхшыра.