ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

24 апрельдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен Әлмәт шәһәренең тарихи урыннары һәм һәйкәлләре буенча экскурсия үткәрделәр.

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Тукай белән йөрәктә» шигърият кичәсе үткәрде. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган.

Милли традицияләрне торгызу һәм Татарстан халыкларының рухи кыйммәтләрен ныгыту максатыннан 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре яшь волонтерлар белән берлектә үзләренең кул эшләрендә бай милли үзенчәлекне нечкә чагылдырган социаль хезмәт алучыларга барып кайттылар.

25 апрельдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 22 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

13 майдан 27 майга кадәр Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте инвалидлар өчен «Инвалид коляскасындагы кешенең бәйсез тормышы нигезләре» дигән чираттагы уку-тернәкләндерү курсын уздырырга планлаштыра. Ул инвалидларның тормышның төрле өлкәләрендә актив эшчәнлек алып бару сәләтен торгызуга юнәлдерелгән.

Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Урдала авылында «Самавыр янында» мәнфәгатьләр буенча клуб утырышы үткәрделәр. Чара Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган иде.

2023 елның 6 мартыннан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы һәм РФ Педагог һәм остаз елы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен VI «Театр – All Inclusive» республика балалар театр студияләре фестивале игълан ителде.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Уяу булыгыз!» дигән дәрес узды. Чараның максатлары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда карар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичәне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үткәрделәр.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарга Ураза бәйрәменә әзерләнүдә һәм аны бәйрәм итүдә ярдәм күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International