26 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында Махсус Олимпиада кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
17–20 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль-педагогик эшчәнлекне оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар.
Гарденотерапия ысуллары социаль адаптациядә кыенлыклары булган яшүсмерләр белән тәрбия процессын нәтиҗәле итеп алып барырга мөмкинлек бирә.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында истәлекле чаралар узды.
17 апрельдә Санкт-Петербургта «NOVA ARENA» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында тантаналы рәвештә футбол 7х7, юнифайд-футбол 7х7, юнифайд-мини-футбол (юнифайд-футзал) 5х5, юнифайд-пляж футболы буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ачылды.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шифаханәдә» дигән сюжетлы-рольле уен үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
23 апрельдә Минзәлә районында социаль хезмәтләр алучылар Никольский кафедраль соборында булдылар. Балаларны һәм өлкәннәрне соборның настоятеле Роман Храмутичев сәламләде, котлады һәм фатиха бирде.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Минем хисләрем» темасына тренинг дәресе үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада 20 балигъ булмаган бала катнашты.
24 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин һәм тормышымда яңа шартлар» дигән мини-тренинг узды. Чара үзгәргән яшәү шартларына җайлашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.